Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике ай элек асылынган булган...

20 гыйнварда югалган ир табылган.

Һава торышының тотрыклы булмавы халыкны да паркларда ял итүдән тыйган, күрәсең. Юкса, агачта күптән эленеп торган ирнең гәүдәсен күрерләр иде бит.

Яр Чаллы шәһәренең "Яр буе" паркында 63 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган. Ир 20 гыйнварда өеннән чыгып киткән булган. Билгеле, аны эзләүләр шунда ук башланган.

Аның үле гәүдәсе 20 мартта гына табылган. Асылынган ирне кем табуы билгесез. Белгечләр әйтүенчә, ул ике ай элек үк вафат булган.

Әлегә ирнең ни сәбәпле дөньядан китүен әйтүче дә юк. Үзе асылынганмы, әллә кемнеңдер катнашлыгында башкарылганмы бу эш? Тикшерүчеләр моны тиздән ачыклар, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: http://pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәет табылган