Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өйдән торып эшләүгә күчәргә мөмкин, әгәр...

Коронавирус пандемиясе тормышыбызга күп кенә үзгәрешләр кертте Шуның берсе - үзизоляция. Бу вакытта күп предприятиеләрдә хезмәткәрләр, офисларыннан вакытлыча китеп, өйдән торып эшләүгә күчте.

Әмма бу тәҗрибә гадәттән тыш хәлләрдә законсыз диярлек башкарылды. Менә хәзер өйдән торып эшләүне закон нигезендә җайга салмакчылар.

Дәүләт думасы башлыгы Вячеслав Володин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, шулай ук бер төркем депутатлар һәм сенаторлар өйдән торып эшләүне җайга салу турында закон проектын булдырып, Дәүләт думасына карауга керткәннәр. Документка аңлатмада әйтелгәнчә, Хезмәт кодексын үзгәртү халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсендә җиңеллек, уңайлылыкка китерәчәк, шулай ук заманча технологияләрдән файдалану мөмкинлеге бирәчәк.

Шулай итеп, Хезмәт кодексына моңарчы булмаган төшенчә – дистанцион эш (ягъни, безнеңчә, өйдән торып, гомумән, кайда интернет бар – шуннан торып эшләү) төшенчәсе кертелә. Моннан тыш, вакытлыча читтән торып эшләү һәм катнаш төрдә эшләү (өйдән торып эшләү һәм эш урынында хезмәт салуның бергә үрелеп баруын күздә тота) төшенчәләре барлыкка киләчәк.
Документта кәгазь документларныңмы, әллә инде электрон документларныңмы кулланылачагын эш бирүче белән хезмәткәрнең үзара килешү нигезендә хәл итәчәге күздә тотыла.

Хезмәт кодексында хезмәткәрнең үз вазыйфаларын интернет булган теләсә кайсы урында башкарырга мөмкин икәнлеге күрсәтеләчәк. Моннан тыш, закон проекты авторлары өйдәге хезмәткәрне яклау өчен дә махсус пункт кертәчәк: аның тәүлек әйләнәсенә элемтәдә булырга тиеш түгеллеге, фәкать билгеле бер вакытта - эш сәгатьләрендә генә хатларга, телефоннан шалтыратуларга җавап бирергә тиешлеге ташка басылачак.

Федерация Советының Конституцион закон комитеты әлеге проект идеясен хуплаган. Аны инде Дәүләт думасының агымдагы сессиясе ахырында ук кабул итәргә мөмкиннәр, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: aussiedlerbote.de

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа закон