Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шәмсетдиновны янә Читага кайтардылар

Тик әлегә аңа туганнары белән очрашу һәм әйберләр алу чикләнә.

Байкал аръягындагы хәрби частьта 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны янә Читадагы тикшерү изоляторына кайтарганнар. Аны ялгыз камерага урнаштырулары турында URA.RU чыганагына Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, улын этап буенча Мәскәүдән алып кайтканнар, ул анда психиатрия экспертизасы узган. Рамил үзен яхшы хис итә, изоляторда шартлар канәгатьләнерлек. Хәзерге вакытта СИЗОда, коронавирус аркасында карантин белән бәйле рәвештә, тоткыннарга 3 апрельгә кадәр туганнары белән очрашу һәм алардан әйберләр алу тыелды, дип сөйләгән Шәмсетдинов.

Алдан язып үтүебезчә, солдатка Сербский исемендәге Мәскәү институтында үткәрелгән психиатрия һәм наркология экспертизасы аны үз акылында дип билгеләде, дип яза Кызыл таң.

Фото: lenta.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Шәмсетдинов