Балтач укучылары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында нишләгән? (фото)
Көн темасы

Балтач укучылары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында нишләгән? (фото)

Укучылар югары уку йортының факультетлары белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Профюнәлеш дәресләре кысаларында Бөрбаш, Чепья, Балтач мәктәпләренең һәм Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының ачык ишекләр көнендә катнаштылар.

Укучылар югары уку йортының факультетлары белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Университет ректоры Рәшит Низамов, булачак чыгарылыш укучылары белән аралашканнан соң, укуларында уңышлар теләде һәм яшь балтачлыларны киләчәктә шушы югары уку йортлары студентлары арасында күрүгә ышаныч белдерде.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


чыгарылыш укучылары

Нет комментариев