Омск шәһәрендә Бөтенрәсәй авыл спорт уеннары үтте.
25еннән 31 июльгә кадәр Омск каласында Бөтенрәсәй күләмендә авыл спорты уеннары үтте. 43 кешелек Татарстан командасы составында райондашларыбыз да бар, алар кул көрәшен сөючеләр һәм механизаторлар. Субаш авылы кызы Индира Николаева үз үлчәү авырлыгында кул көрәштереп икенче урын яулады. Чепьядан Зилия һәм Диләрә Мортазиналар тракторчылар бәйгесендә җиденче урынны алды. Гомумән, 70тән артык команда арасында Татарстаныбыз Дагыстанлылардан гына калышып, икенче урынны яулады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев