Котлыйбыз!
Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Снежный десант» Бөтенрәсәй акциясенең йомгаклау тантанасы узды.
Татарстан һәм Беларус яшьләре арасында арадашлык мөнәсәбәтләрен арттыру өстендә эшләгәне өчен Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин Татарстан Республикасы студентлар отряды оешмасының Рәхмәт хаты һәм статуэткасы белән бүләкләнде.
Шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Исрафил кызы Нуриевага, «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы, «Хыял» яшьләр үзәге коллективларына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Котлыйбыз!
Нет комментариев