Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта белем һәм тәрбия учакларының яңа уку елына әзерлеген тикшерәләр

Махсус комиссия яңа уку елына әзерлекне берничә пункт буенча өйрәнә

Бу көннәрдә Балтач районы башкарма комитеты каршында оештырылган, мәгариф идарәсе җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган тармакара муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә. 

«Яңа уку елына әзерлек дигәндә, беренче чиратта, территорияләрнең чисталыгы, биналарның һәм бүлмәләрнең төзеклеге, янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы тору таләпләренең үтәлеше кебек мөһим мәсьәләләргә басым ясала», — дип аңлатма бирде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов.

Уку бүлмәләреннән тыш, мәктәпнең тирә-юненә, мәктәп яны тәҗрибә участогына, ял зонасына, шулай ук ягу сезонына әзерлеккә, иминлек, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә дә игътибар бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев