Балтач төбәгендә дә көмештәй саф сулы чишмәләр күп.
Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит-кулыңны юсаң, уч тутырып суын эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың.
Халкыбыз элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору — саваплы эш.
Балтач төбәгендә дә көмештәй саф сулы чишмәләр күп. Алар табигатьнең төрле җирләреннән, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан.
Шушы көннәрдә игелекле райондашларыбыз Балтач бистәсенең «Аулак өй» янындагы елгада чишмәне төзекләндерү эшенә кереште.
Илшат Нурмөхәммәтов фотолары
Нет комментариев