Районыбыз мелиораторчылары июньнең беренче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Быел әле ул икеләтә сөенечле, чөнки «Татмелиорация» оешуга 100 ел
Мелиорация хәзер дә халык хуҗалыгына кирәкле тармак булып тора. Аграр тармакның ни дәрәҗәдә уңышлы үсеше әлеге һөнәр ияләренә дә бәйле. Югары уңыш алуда, илнең җир фондын нәтиҗәле файдалануда, терлекчелек өчен ныклы азык базасы туплауда мелиораторчыларның хезмәте бик мөһим. Чишмәләр, ял итү парклары, плотиналар төзү, сугару системаларын эшләтеп җибәрү, чүплекләрне бетерү, үләт базлары төзү һәм башка күп кенә эшләрне уңышлы башкарып килә алар.
«Балтач Мелиорация» җәмгыяте коллективын һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлап, эшләрендә зурдан-зур уңышлар, иминлек, гаиләләренә бөтенлек һәм тигезлек, бәхет-шатлыклар, сәламәтлек телибез.
Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев