Бүген барлык мәктәпләрдә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме уза.
Соңгы звонок, соңгы чыңлау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрләрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән!
Бүген районыбызның һәр мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлый, тантаналы линейкалар үтә. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын ала.
Бәйрәмнәрдән фоторепортажлар алдагы сәгатьләрдә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев