Киләчәккә юл... Берәүне дә битараф калдырмаган чара (+фоторепортаж)
Көн темасы

Киләчәккә юл... Берәүне дә битараф калдырмаган чара (+фоторепортаж)

Балтачыбызның мөмкинлекләре чикле талантлы балалары да бу көнне үз осталыкларын күрсәтте

Бүген район мәдәният үзәгендә «Киләчәккә юл — мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм» проекты кысаларында күчмә чара узды. 

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Абдрахмановна Тарханова катнашты. 

Хәйрия концертында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, М.Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбе студентлары һәм укытучылары чыгыш ясады. Шулай ук Балтачыбызның мөмкинлекләре чикле талантлы балалары да бу көнне үз осталыкларын күрсәтте. 

Казан кунаклары музыкаль дисциплиналар укытучылары өчен балаларны укыту методикасы буенча мастер-класслар, балалар һәм аларның ата-аналары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча тренинглар да уздырдылар.


Нет комментариев