Сайлауның якынча  нәтиҗәләре билгеле
Көн темасы

Сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, теркәлгән 24442 сайлаучының 23736сы тавыш бирүдә катнашкан, бу 97,11 % дигән сүз.

15-17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узды.

Исегезгә төшерәбез, РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга керткән иде: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, теркәлгән 24442 сайлаучының 23736сы тавыш бирүдә катнашкан, бу 97,11 % дигән сүз.

Сайлау участокларына килгән 22378 сайлаучы (94,28%) үз тавышларын Владимир Владимирович Путин өчен биргән. Николай Харитоновка — 638 (2,69%), Леонид Слуцкийга — 440 (1,85%), Владислав Даванковка 195 (0,82%) кеше тавыш биргән.

Сайлауның төгәл нәтиҗәләре белән "Хезмәт" газетасының алдагы санында таныша аласыз!

 


сайлау

Нет комментариев