Ремонт эшләре 2026 ел ахырына тәмамланачак дип планлаштырыла
Сөенечле хәбәр – Балтач урта мәктәбенә күптән көтелгән капиталь ремонт керәчәк. Ремонт эшләре өчен барлыгы 220 миллион сумнан артык акча тотылачак.
Бу зур инвестиция мәктәпне заманча, комфортлы итәчәк, балаларның белем алу шартларын яхшыртачак. Ремонтка бүленгән акчаларның 66 миллион сумы техник җиһазландыруга – интерактив такталар, компьютерлар, лаборатория җиһазларына тотылачак.
Ремонт эшләре 2026 ел ахырына тәмамланачак дип планлаштырыла.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев