Март аен Яңгул авылында яшәүче Сафиуллиннар гаиләсе куанып каршы алабыз. 10 мартта кадерле әтиебез ШАМИЛ ГАРИФУЛЛА улының туган көне, 11 мартта сөекле әниебез ГӨЛСИНӘ МИДХӘТ кызының күркәм юбилее.
Яраткан әти-әниебезне, әби-бабаебызны туган көннәре белән тәбриклибез. Киләчәкнең якты көннәре сезгә бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге алып килсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, алар өчен сөенеп-куанып, тигезлектә гомер итәргә язсын. Күпләр өчен таяныр изгелек ноктасы, төпле киңәш бирүче, авырлыклар килгәндә иң беренче ярдәм кулы сузучылар да сез. Безне куандырып, тагын күп еллар кадерле кешеләребез булып яшәгез!
Сез бит безнең яшәешнең яме,
Һәркайсыбыз өчен зур терәк.
Фәрештәләр кунсын иңегезгә,
Сез бит безнең өчен бик кирәк.
Сезне яратып, улыгыз, киленегез, оныкларыгыз Камилә, Зилия. Кода-кодагыегыз, туганнарыгыз да бу теләкләргә кушыла.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев