Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Абыебыз РАИФ ӘНӘС улы ГЫЙЛЬМУЛЛИНга 16 сентябрь көнне 55 яшь тула

Карадуган авылында яшәүче абыебыз РАИФ ӘНӘС улы ГЫЙЛЬМУЛЛИНга 16 сентябрь көнне 55 яшь тула.

Абыебыз! Сине мәртәбәле юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, мул, имин тормыш, бәрәкәтле гомер телибез. Пар канатың Тәнзилә апа белән тигезлектә, кызыңның игелекләрен күреп, оныкларыңның шатлыкларына төренеп яшә. Без - туганнарыңа шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп, яшәү өчен терәк, таяныч булып торасың. Иң олы абыебыз буларак гел синең киңәшләреңә таянабыз. Булганлыгың, үҗәтлегең, дөреслегең сине гел якты киләчәккә этәрә. Алга таба да туганлык җепләрен алтын хәрефләр беләр үреп, матур тормышта яшә.
Шатлык тулы якты көннәр
Сиңа гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын.
Иң изге теләкләр белән, әниебез, Гыйльмуллиннар, Мәрдановлар гаиләләре.
Фото: http://etsphoto.ru/foto-buket-ytsvetov.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250