Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балтач яшәүче РИНАТ ШӘЙХУЛЛИНга 55 яшь тула.

Балтач авылында гомер итүче кадерле әтиебез РИНАТ РАШИТ улы ШӘЙХУЛЛИНга 9 апрель көнне 55 яшь тула.


Хөрмәтле әтиебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез! Тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, шатлык-куанычның иң олысын телибез! Әниебез белән тигезлектә, безгә терәк, оныкларыңа кирәк булып, бик бәхетле гомер кичерергә язсын! Кадерле әти дә, яраткан бабай да, әниебез өчен сөекле, тормыш җанлы иптәш тә син! Кояшлы иртәләр, бәхетле көннәр генә насыйп булсын сиңа.

Рәхмәт, әти, барысы өчен рәхмәт
Тормыш юлыбызда булдың зур терәк.
"Ярый әле әти-әни бар!" дип,
Куанычтан тибә безнең йөрәк.

Иң изге теләкләр белән улың Илнур, киленең Лилия, кызың Гөлшат, оныкларың Адел, Инсаф. Бу теләкләргә газиз әниебез дә кушыла.

Фото: njkenpo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250