Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бәйрәмгә – изге теләк!

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм.

Укытучылар көне – гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы – бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, проблемаларын тоя, ярдәм итә. Укытучының зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә бәйле – аның һәр кылган гамәле яшь гражданинның киләчәк язмышын хәл итәргә мөмкин.

Кадерле мәгариф хезмәткәрләре, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телим.Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез үзегезгә шатлык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы телим сезгә.

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Баш мөхәррир фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне