Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Эшләп яшәлгән гомер

17 июндә ---- Нурулла Сәгъдиевка 60 яшь. Юбилеең белән котлыйбыз!

Аның турында сүз чыкса, район мәдәният үзәгендә үзе гармунда уйнап җырлаганы күз алдына килә. Андагы моң, андагы сагыш. Биргән талантны. Үз авыллары клубында да еш чыгыш ясый ул, халык сорап, чакырып менә сәхнәгә. Колхозның еллык отчет җыелышыннан соң да үзләренең председательләре Нурулла Сәгъди улы Сәгъдиев гармун тартып җырламаса, җыелышның, җыелыштан соң оештырылган концертның бер ягы китек кебек тоела. Заманында Нурулла конкурсларда катнашып гран-при откан. Тукай исемендәге хуҗалык белән ике дистә ел җитәкчелек итү чорында әлеге хуҗалыкка берләшкән дүрт авыл халкында мәдәнияткә илһам уятуга, аларны мәдәниятле итүгә зур өлеш кертте. Субаш үзешчәннәренең даны район чикләреннән чыгып, республика аренасында шаулаган еллар бар иде. Монда үзешчән сәнгать белән даими кызыксынган, моның өчен мөмкинлекләр тудырган җитәкченең дә өлеше бардыр. Югары Субаш мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелә, заманча музыкаль уен кораллары, сәхнә киемнәре алып торыла.

Субашта ел саен Тукай исемендәге хуҗалык призына район күләмендә татарча көрәш ярышлары үткәрелә. Ике дистә елдан артык тарихы булган бу турнирның инициаторы Нурулла Сәгъдиев. Җитәкче буларак, хуҗалыкка берләшкән дүрт авыл халкының да социаль-көнкүреш мәнфәгать тигез кайгырта. Һәр авылга капка төбенә кадәр җиңел машина белән керерлек итеп каты түшәмәле юллар салына. 1993 - 1995нче елларда районда беренчеләрдән булып йортларга газ кертелә. Колхозчыларга газ миченә кадәр колхоз исәбеннән алына. Авылларда су проблемасы да хәл ителә. Корылыклы 2010нчы елда өстәмә ике скважина казыталар, чишмәләр чистартылып сулары авылларга китерелә. «Су буенча Каенсар авылына планлаштырганны гына эшләп җитешмәдем», дип үкенә Нурулла. Сәгъдиев хуҗалык хезмәтчәннәренең сәламәтлеген кайгыртуны алгы планга куя.

Ул җитәкчелек иткән 20 елда производствода имгәнүләр бөтенләй булмый. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүгә һәм үтәтүгә аеруча зур таләпчәнлек күрсәтә. Кинәт башланган йөрәк авыруы сәбәпле, ул 2013нче елда Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчесе постыннан китәргә мәҗбүр була. Ә хезмәт юлын гап-гади бер тракторда эшләп башлаган иде. Чепья урта мәктәбеннән атестат белән бергә алган киң профильле тракторчы-машинист таныклыгы белән 1972нче елның җәендә тракторда эшли башлый.

Аннан өч ел армия, десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Кайтып бер атна да ял итми, тагын трактор. Сезонда комбайнга утыра. Югары күрсәткечләре өчен район алдынгылары слетында бүләкләнгән комбайнчы ул. Әтиләре, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгъди ага балаларының алтысын да эшләп ашарга, хезмәт белән яшәргә өйрәтеп үстерә шул. Колхоздан китеп, Балтачта "Сельхозхимия" берләшмәсендә шофер булып эшләгәндә дә гел алдынгы була Нурулла. Эштән курыкмый, пычракка чистага бүлми, үзенә таләпчән,төгәл. Ир егет өчен кайда эшләсә дә кирәкле сыйфатлар.

1987нче елда райкомның беренче секретаре Марат Әхмәтов тәкъдиме белән Тукай исемендәге колхозга председатель итеп сайлана. Менә инде ул елдан соң да 30 еллап вакыт узып киткән. Нурулла Сәгъдиев үткән елларын күзаллап, 17нче июнь көнне 60 яшьлек юбилеен каршылады. Аннан алда дүрт авылга бер булыр дип Сасна Пүчинкәсендә үзе йөреп салдырткан мәчеткә сәдакә биреп кайтткан иде. Көннәр-илләр имин булсын. Хәләл җефете Кадрия белән гомер итеп үстергән уллары Илфат, Илшат, нәселнең дәвамчысы булып алардан туган балалар рәхәт яшәсен, алар матурлаган тормышны тагын да матурласыннар дигән теләкләр белән яши хәзер Нурулла Сәгъди улы Сәгъдиев. Аның киңәшләре, аның мәктәбе улларына да, оныкларына да бик кирәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250