Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Газиз әниебез – РАИЛӘ ХИДИЯТ кызы МӨХӘММӘТҖАНОВА – 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә

20 февральдә Чапшар авылында яшәүче газиз әниебез - РАИЛӘ ХИДИЯТ кызы МӨХӘММӘТҖАНОВА - 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Кадерлебез, өебез кояшы, сабырлык һәм игелек өлгесе булып торучы - гаилә тоткасы да син! Безнең өчен ягымлы әни, оныкларыңа үрнәк әби, әтиебезгә талпыныр пар канат та син! Күпләр өчен таяныр изгелек ноктасы, төпле киңәш өләшүче, күркәм гүзәллек иясе дә син! Күңел күгеңне күксел болытлар капламасын, авыру-сырхау аягыңнан екмасын, эчкерсез якты елмаюың йөзләреңнән китмәсен, әни! Матур, мәшәкатьсез озын гомер насыйп булсын Сиңа. Безне куандырып тагын күп еллар йортыбыз кояшы булып балкы!
Аккан сулар сыман еллар үтсәләр дә,
Чәчләреңә саксыз энҗе сипсәләр дә,
Күңелеңдә яз гөлләре тибрәп чәчәк атсын!
Күзләреңдә яшьлегеңнән якты очкын калсын!
Иң изге теләкләр белән әтиебез Фәүгать, балаларың Илнар-Рәзинә, оныкларың Зәринә һәм Сәйдә.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250