Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Газиз әнкәебез ФАГЫЙЛӘ МӨБАРӘКШӘ кызы ЗӘКИЕВАның 8 декабрьдә күркәм юбилее – 70 яше

Пыжмара авылында гомер кичерүче газиз әнкәебез ФАГЫЙЛӘ МӨБАРӘКШӘ кызы ЗӘКИЕВАның 8 декабрьдә күркәм юбилее - 70 яше иде.

Кадерле әниебез! Сине туган көнең - юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Иң мөһиме - ныклы сәламәтлек телибез. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Әти белән куанып-сөенеп картлык көнегездә матур итеп яшәргә язсын!
Әнкәй, диеп, әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә!
Иң изге теләкләр белән әтиебез Наил, балаларың Рафил-Ләйсән, Руфия-Рөстәм, 7 оныгың, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнар.
Фото: http://zabuketom-nn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250