Балтач бистәсендә яшәүче туганыбыз, кызыбыз ГӨЛЙӨЗЕМ ИСЛАМ кызы ГАРИФУЛЛИНАның 1 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле туганыбыз, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, зурдан-зур уңышлар алып килсен.
Туган көнең, юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Кили авылыннан әти-әниең һәм туганнарың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев