Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гөлчәчәк Фидәил кызы үзенең 50 яшьлек күркәм юбилеен каршылый

Котлыйбыз!

23 августта Гөлчәчәк кызыма – 50 яшь!

50 яшьлек юбилеең

Котлы булсын, әй, кызым.

Бу бит әле ярты гомерең,

Тагын яшәргә язсын.

 

Авыр булды тормыш юлың,

Бирешмәдең, тырыштың.

Күп газаплар кичерсәң дә,

Алга карап атладың.

 

Эх бу тормыш дигәннәре,

Бормалы сукмаклары

Шушы сукмаклардан йөреп,

Яшиселәр бар әле.

 

Менә шушы мизгелләрдә,

Яшик әле шатланып.

Телим сиңа нык тазалык,

Тормышыңда – тынычлык.

 

Синең өчен яшим, кызым,

Аллаһ рәхмәтләре яусын үзеңә.

Мәрхәмәтле хөрмәтләрең өчен

Уңышлар телим тормыш диңгезендә!

 

Бәхетле яшәү өчен

Үзеңә тиң пар кирәк,

Ансар белән тырышып эшләп,

Бер-берегезгә булдыгыз терәк.

 

Аллаһыга шөкер, дип әйтеп,

Яшик шулай гел бергә.

Кайгы хәсрәтләр килмәсен,

Гаиләләребезгә, илебезгә.

 

Эш сөючән, зур тырышлык

Сиңа юлдаш булдылар.

Киләчәктә дә шул сыйфатлар

Ярдәм итеп торсыннар!

 

Матур сүзләр бик күп алар,

Барысын язып бетереп булмый.

Чын күңелемнән язганнарым

Сиңа охшар дип уйлыйм.

 

Авыр булса, булсын, дип,

Укытучы һөнәрен сайладың.

Матур итеп тырышып эшләп,

Зур үрләр син яуладың.

 

Эшеңдә зур уңышлар, нык тазалык, гаилә бәхете, шатлыклы озын гомер теләп, сине нык яратып, әтиең Фидәил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 50 яшьлек юбилей