20 февраль көнне хөрмәтле хезмәттәшебез РАИЛӘ ХИДИЯТ кызы МӨХӘММӘТҖАНОВАның гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Раилә Хидиятовна, сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тормыш иптәшегез Фәүгать белән озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы телибез, балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә!
Туган көнегез - юбилеегыз белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Гади, сабыр, олы җанлы да сез,
Кылганнарыгыз бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнегез.
Бәхетләрегез булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән «Хезмәт»леләр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев