Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле туганыбыз ҺИДАЯ ШАКИРҖАНОВАның 55 яшьлек күркәм юбилее.

Хөрмәтле туганыбыз ҺИДАЯ МӨБАРӘКҖАН кызы ШАКИРҖАНОВАның 30 майда 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле туганыбыз! Без сине 55 яшь тулган көнең белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз - без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, матур гомер кичер, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, Җәмил җизни белән тигезлектә, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып, озак яшә. Сәламәтлек беркайчан да ташламасын үзегезне!

55 яшь ул ярты гомер генә,
Киләчәктә яшә яртысын.
Гомер юлың мәңге сүнмәс булып,
Якты йолдыз кебек балкысын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.

Сине яратып, хөрмәт итеп, Хөсәеновлар, Мөхәммәтшиннар, Хәкимҗановлар һәм Хөснетдинова гаиләләре.
Фото: pinterest

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250