Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Иң якын кешебез ЕЛИЗАВЕТА ВАСИЛЬЕВНА МИХАЙЛОВАның 12 март көнне 50 яшьлек гомер бәйрәме.

Дорга авылында яшәүче иң якын кешебез ЕЛИЗАВЕТА ВАСИЛЬЕВНА МИХАЙЛОВАның 12 март көнне 50 яшьлек гомер бәйрәме.

Безнең тормышыбызны кояш кебек яктыртучы бердәнберебез, кадерлебез! Сине алтын юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Җан тынычлыгы, корычтай нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә бүгенгедәй киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Әтиебез белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, иңне иңгә куеп, безнең уңышларга сөенеп, тынычлыкта, муллыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын үзеңә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Евгений, кызларың Алевтина, Снежана.
Фото: http://florettka.ru/tsvetochnyie-kompozitsii/pervyie-vesennie-buketyi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250