Сәрдек авылында яшәүче кадерле апабыз АЛСУ ХАННАН кызы ТӘБРИСОВАның 18 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле апабыз! Син шушы көннәрдә үзеңнең олы юбилееңны билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Киләчәктә дә сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул. Изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Гомерләрнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, сеңелләрең һәм энең гаиләләре.
Фото: http://axed.ru/main.php?g2_view=keyalbum.KeywordAlbum&g2_keyword