Кадерле гүзәл затларыбыз, мөлаем хатын-кызларыбыз!
Котлыйбыз

Кадерле гүзәл затларыбыз, мөлаем хатын-кызларыбыз!

Сезне искиткеч матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә. Шуның өчен мең рәүхмәт сезгә!

Кадерлеләребез, бу кояшлы бәйрәм көнендә сезгә ихлас йөрәктән сәламәтлек, яшьлек һәм гүзәллек, ана бәхете, гаилә шатлыклары, тынычлык һәм иминлек телибез.

Бәйрәм белән!

Ихтирам белән "Хезмәт"леләр.
Фото: youtube

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев