Хезмәт

Кадерле әниебез РЕЗЕДА ХӘКИМОВАга 55 яшь тула.

Ямьле язның иң матур уртасында, сандугачлар, тургайлар килеп, гөрләвекләр аккан чорында кадерле әниебез РЕЗЕДА РӘФИС кызы ХӘКИМОВАга 15 апрельдә 55 яшь тула.

Кадерле әниебез! Сине күркәм гомер бәйрәмең белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Безнең өчен син һәрчак олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле, көчле рухлы, нык таяныч булучы иң гүзәл кеше. Безне сөендереп, сызланмыйча-сыкранмыйча, җан тынычлыгында, борчу-мәшәкатьсез тормыш, әти белән пар канатлы, тигез, куаныч-шатлыклы озын гомер телибез.

Котлы булсын юбилеең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.

Сине яратып, балаларың, оныгың, туганнарың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Фото: afrose-flowers

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: