Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әтиебез ӘМИР ФӘТХРАХМАН улы ГАНИЕВка 12 декабрь көнне 50 яшь тула

Нормабаш авылында яшәүче кадерле әтиебез ӘМИР ФӘТХРАХМАН улы ГАНИЕВка 12 декабрь көнне 50 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән әниебез Рәкыйбә, кода-кодагыйларың Фирдания-Гомәр, Раилә-Вахит, балаларың Гөлфинә-Альберт, Әлфинә-Ранил, Нияз һәм оныкларың.
Фото: http://florstreet.ru/category/muzhchine/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250