Яңгул авылында яшәүче кадерле әтиебез НАИЛ ГЫЙНИЯТУЛЛА улы ӘХМӘДУЛЛИНның 19 февраль көнне 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине күркәм бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез көннәр, шатлыкларга бай киләчәк телибез. Без - балаларыңның хөрмәтен тоеп, һәрвакыттагыча безгә терәк булып, әниебез белән тигезлектә, муллыкта, озын гомер кичерергә язсын.
Яшә тоеп дөнья матурлыгын,
Якыннарның күңел җылысын.
Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Иң изге теләкләр белән әниебез Сәвия, улың Ранил, кызың Наилә. Безнең теләкләргә әбиебез һәм бабаебыз да кушыла.
Фото: vk.com
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев