Карадуган авылында яшәүче кадерле әтиебез РАИФ ӘНӘС улы ГЫЙЛЬМУЛЛИН 16 сентябрь көнне күркәм юбилеен - 55 яшь тулган көнен билгеләп үтә.
Кадерле әтиебез! Сине истәлекле гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа алдагы көннәреңдә тыныч, имин, бәхет тулы киләчәк телибез. Бердәнбер кызыңнан, киявеңнән шәфкатьлелек күреп, нәни оныкларыңның шатлыкларына уралып, әниебез белән парлы булдырган гаилә җылысына сыенып, рәхәт, бәрәкәтле мул тормышта яшә. Авырма, сәламәтлегең нык булсын, гел шундый тәвәккәл, җитез, юмарт, гади булып кал. Һәр эштә дә өлгерлегең, максатчанлыгың, ныклыгың безне таң калдыра. Алга таба да гел шулай синең күркәм сыйфатларыңны үзебезгә өлге итеп, бердәм булып яшик.
Иң изге теләкләр белән, әниебез, кызың Гүзәлия, киявең Фәннур, оныкларың Нәфисә, Нәргизә, кода-кодагыең.
Фото: http://shaleni-kvity.com/gran_pri_19_roz
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев