Хезмәт

Кояш сыман әбиебез бар

Көшкәтбаш авылына килен булып төшкән көннән мин гомерем буе булган хыялымны тормышка ашырдым - Әбиле булдым! Үземнең әби-бабайларым иртә вафат булу сәбәпле, онык булып яратыла алмадым. Ләкин бүген авыз тутырып әби дип дәшәр кешем бар.

Рашидә әбиебез шушы авылда туып-үскән, гомере буе колхозда авыр хезмәт башкарган, бары лаеклы ялга чыгар алдыннан гына балалар бакчасында эшләп алган. Тормыш иптәше Әхмәтхан (мәрхүм инде) белән дүрт бала: өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ул төпчек улы Рифат белән килене Ризидә янәшәсендә яши. Инде хәйран олы яшьтә булуына да карамастан, ул әле сарык йоныннан оекбашлар да, бияләйләр дә бәйли, кирәк чакта ашарга пешереп, йорт тирәсендәге башка эшләрне дә башкара.

- Әби, бар инде йөрмә, үзебез эшлибез бит. Ят, ял ит, дисәк тә.
- Әй балалар, минем теге дөньяга баргач та ятып торасым күп бит әле, дип шаярта ул.

Әбиебез тормышында булган вакыйгаларны сөйләп, безгә төрле яктан китереп тормышны яратырга, булганның кадерен белергә өйрәтә.

Бүген төп йортка атлап керүгә каршы алучы карт әбиебез бар икән, димәк без әле кадерле балалар гына түгел, ә оныклар да икәнебезне онытмыйбыз. Әбиебезне гомер бәйрәме белән ихластан котлап, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы булып кал, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, әбиебез.
Февраль бураннары салкын мыни,
Кояш сыман әби булганда?!
Яшәүгә дәрт сүнмәс, күкрәгеңдә
Ялкын кебек йөрәк булганда.
Бураннарны чыгарсың да җиңеп,
Үләннәргә кырын ятарсың.
Яшәргәнен күреп табигатьнең,
Ничек инде күңел картайсын?
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез,
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әби, безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән Зәлия Хәсәнова.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: