Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ӘЛФИНУР һәм МӘРВАН ГАРИФУЛЛИНнарның бергә гомер итүләренә 50 ел була

Балтач бистәсендә яшәүче кадерле кешеләребез ӘЛФИНУР һәм МӘРВАН ГАРИФУЛЛИНнарның шушы көннәрдә бергә гомер итүләренә 50 ел була.

Әти-әниебез! Сезне истәлекле бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сез кавышкан көннән бирле күпме юллар үтелгән, күпме сулар кичелгән, күпме тормыш авырлыкларын сез зур сабырлык белән үткәргәнсез, безгә, 3 балагызга дөрес тәрбия биреп, аларны тормыш юлына чыгаргансыз. Без сезгә бик-бик рәхмәтле. Инде хәзер 9 оныгыгызның шат тавышларын, бәхетләрен, ата-ана тигезлегендә үсүләрен күреп, шатланырга язсын сезгә. Барыбызга да саулык, җан тынычлыгы белән әле тагын озак еллар бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын иде.

Сез булганда безнең тормыш матур,
Һәркайсыбыз өчен зур терәк.
Булыгыз сез берүк исән генә,
Сез бит әле безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Илшат-Ризидә, Резеда-Айрат, Рәзилә-Айрат, 9 оныгыгыз, 1 оныкчыгыгыз, кода-кодагыйлар һәм барлык туганнар.
Фото: https://www.youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250