Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әниебез-әбиебез ГӨЛНУР ӘХМАДУЛЛА кызы ГАЛИЕВАның 14нче июль олуг юбилее

Шеңшеңәр авылында яшәүче әниебез-әбиебез ГӨЛНУР ӘХМАДУЛЛА кызы ГАЛИЕВАның 14нче июль олуг юбилее.

Кадерлебез! Җир йөзендә әнидән дә газиз, рәхимле, олы җанлы кеше юктыр. Сине йөрәктәге иң җылы хисләр аша юбилеең белән котлыйбыз. Бәхетнең олысын, кояш нурларының иң җылысын, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, озак еллар безне шатландырып, әтиебез Нургаяз белән тигезлектә, балаларыгызга, онык-оныкчыкларыгызга сөенеп яшәвеңне телибез.
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Син булганда безнең тормыш ямьле,
Син булганда җиӊел көн итү.
Насыип булсын сиңа, әни, озак еллар
Рәхмәт сүзен бездән ишетү.
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын.
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күӊелеӊдә бәхет хисе ташып торсын!
Иӊ изге теләкләр белән әтиебез Нургаяз, балаларыӊ Лилия-Айрат, Ленар-Гөлнара, оныкларыӊ.
Фото: http://www.ktokogda.com/pozdravitelnye-otkrytki/s-jubileem/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250