Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Пар сукмактан

Өлкәннәр ункөнлеген бәйрәм иткән көннәрдә Балтачта яшәүче иң мөхтәрәм парларның берсе – Сөләймановлар гаиләсе үзләренең алтын туйларын билгеләп узды.

Гаилә учагы җылысында иңне-иңгә куеп яшәп, балалар үстереп, җитәкләшеп «Алтын никахлар» китабына кул куяр көнгә килеп җитү һәр пар бәхетенә дә тими. Ә Балтач бистәсендә гомер итүче Гөлнур һәм  Марат Сөләймановлар гаиләсе 50 ел матур, тату гаилә булып гомер кичерәләр. Алар тормыш ваклыкларыннан өстен була белеп, аңлашып яшәгәннәр, үз үрнәкләрендә илгә-көнгә игелекле балалар тәрбияләп үстергәннәр.

– Бүген яшьләр арасында никахка, гаилә тормышына җиңел карау күзәтелә. Алар килеп туган авырлыкларга тиз бирешәләр һәм тизрәк аерылышырга ашыгалар. Бергә кичергән авырлыклар гаиләне тагын да берләштерә, якынайта гына бит. Бу нисбәттән Сөләймановлар гаиләсе яшьләребезгә үрнәк булып тора, – диде котлау тантанасында район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова.

Бәхетле гаилә серләре белән уртаклашуны сорагач: “50 ел бергә узган гомер биш көн кебек кенә. Өйдә булганны урамга чыгармаска, урамдагысын өйгә алып кайтмаска, юл куя белергә, хөрмәт итешеп, киңәшләшеп яшәргә кирәк, – диделәр Сөләймановлар. Килешәсезме? Хак сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алтын туй