Хезмәт

РАФАЭЛЬ РАВИЛ улы ХӘБИБУЛЛИНның 14 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее!

«Зиләйлә» кафесында эшләүче РАФАЭЛЬ РАВИЛ улы ХӘБИБУЛЛИНның 14 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее!

Хезмәттәшебез! Сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, һәрчак шулай үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып, озын-озак еллар яшәвеңне, балаларыңның кадерле әтисе, оныкларыңның яраткан бабасы булып, игелекләрен күреп, тормыш иптәшең Сәвия белән пар канатлар булып, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.
Фото: http://www.bolshoeselo.ru/article/Uchimsja_pravilino_i_krasivo_oformljati_buket_cvetov.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: