Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Республика көне белән!

Хөрмәтле райондашлар, һәрберегезгә дә сәламәтлек, тынычлык, эшегездә уңышлар, бәхет теләп калам

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлыйм. Республика көне — күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме. Без төбәгебезнең байлыгы, кешеләре, тарихы һәм мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла. Шулар ярдәмендә йортлар төзелә, юллар төзекләндерелә, яңа объектлар сафка баса, социаль инфраструктура үсеш ала. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә.

Райондашларыбыз бу программалардан файдаланып, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуга ирешәләр. Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп күрергә телибез, моның өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырыла: яңа спорт мәйданчыклары сафка баса.

Балтачлылар, гадәттәгечә, хезмәттә сынатмыйлар. Авыл хуҗалыгындамы, башка тармактамы — кайда гына эшләсәләр дә, тырышып хезмәт куялар. Башкарган хезмәтләребезнең нәтиҗәсе республикабыз, районыбызның үсешенә безнең өлешебез ул! Моның өчен сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле райондашлар, һәрберегезгә дә сәламәтлек, тынычлык, эшегездә уңышлар, бәхет теләп калам.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев