Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ШАМСУН һәм БИБИНИСА ГЫЙМАДИЕВЛАРның олуг юбилейлары

Әтнә авылында яшәүче ШАМСУН һәм БИБИНИСА ГЫЙМАДИЕВЛАРның февраль аеның матур бер көнендә олуг юбилейлары.

Кадерле туганнарыбыз! Еллар узган саен без сезнең сабырлыгыгызга, тырышлыгыгызга, кешелекле һәм көчле рухлы булуыгызга сокланабыз. Кылган гамәлләрегез терәк, эшләгән эшләрегез үрнәк. Сезнең якты күңелләрегезгә бары тик яхшылык, изгелек иңгән. Оныкларыгыз һәм балаларыгызның кайгыртучан бабай-әбисе, туганнарның һәрчак ярдәмчесе, авылдашларның, дусларның якын кешесе, сердәшчесе сез.
Хәерлесен бирсен сезгә Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз.
Насыйп булган куанычлар
Алып килсен туар таңнарыгыз.
Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй күңелегез һәрчак матур, саф, далалардай киң булсын. Тигезлектә, сау-сәламәт, куанычлар белән яшәгез. Ходай Сезне рәхимле рәхмәтеннән ташламасын.
Барлык туганнарыгыз исеменнән Мансур гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250