Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Шеңшеңәр авылында яшәүче НУРЗАЛИЯ ГАРИФҖАНОВАның 55 яшьлек юбилее.

Шеңшеңәр авылында яшәүче иң якын кешебез НУРЗАЛИЯ ФАЕК кызы ГАРИФҖАНОВАның 23 майда 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Киң күңелле, олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәмче әниебез, әтиебез белән, без - балаларыгызга күрсәткән зур ярдәмнәрегез өчен сезгә баш иябез, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бергә зур гаиләбез белән, бер-беребезнең ихтирамын, җан җылысын тоеп, бәхеттә, саулыкта, муллыкта яшәргә язсын.

Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, сәламәт, бәхетле бул,
Иң кадерле, изге кешебез.
Кешелекле, олы җанлы бит син,
Кылганнарың бары изгелек.
Шатлыклардан торсын гомерләрең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Сине бик яратып, әтиебез Хәлил, улларың, киленнәрең һәм оныкларың.
Фото: blestiashky.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев