Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Смәел авылында гомер кичерүче Рәйсә Закировага 85 яшь тулды

Хөрмәтле Рәйсә апа Закир кызы! Сезне гомер баскычыгызның матур биеклеге - сиксән биш яшьне тутыруыгыз белән ихлас котлыйбыз! Сезгә, адәм балалары өчен иң кадерле булган, җан тынычлыгы, тән саулыгы, күңел күтәренкелеге телибез!

Сезнең чор балалары иң зур михнәтләр, тормышның иң зур авырлыкларын күргән, бүгенге рәхәт тормышның нигезен салган буын. Болай да ачлы-туклы яшәгән чорда сугыш башлану сезгә зур тормыш сынаулары китерде. Әтиегез Закир бабай сугышка киткәчтен, сез өч сабый бала әбиегез Миңнекамал, әниегез Фәрихәбану апа белән ачы язмыш сынауларын узасыз. Гаиләдә өлкән бала буларак,ул вакытта 12 яшьлек кыз бала,әниегезнең, авылыбызның мөхтәрәм абыстае Фәрихәбану әбинең дә, ике энекәшегезнең дә төп терәкләре булып каласың. Сезнең дәвер балалары - "Сугыш чоры балалары" булып тарихка кереп калдылар.
Сезгә, бәхетле, матур балачакны күрмичә, җан сакларга гына түгел, фронтка ярдәм итү өчен дә ирләре сугышка киткән хатын- кызлар, бабайлар белән бергә бик иртә тормышның авыр камытларын кияргә туры килә. Удмуртия, Мичәбаш,Тырыш урманнарына агач кисәргә барганда әле сиңа 15 кенә яшь була!
Шунысы соклангыч, язмыш нинди генә авыр сынаулар китерсә дә, егылмадыгыз, сынмадыгыз, сыгылмадыгыз. Авылыбызның булдыклы егете Габделхәй абый белән гаилә корып, пар канатлар булып яшәдегез. Нәселегезне дәвам итәрдәй биш иманлы бала үстерүегез, оныкларыгызның, оныкчыгыгызның үсеп килүе - сезнең иң зур бәхетегездер. Габделхәй абыйны искә алуыбыз, аның рухына дога булып барып ирешсә иде.
Төп нигезнең ышанычлы кулларда булуы, улыгыз Илһам тәрбиясендә яшәп, башка балаларыгызның да төп йортка эзләрен суытмаулары белән дә бик бәхетле Сез. Сезнең гаиләнең, нәселнең динебезгә, мәчетебезгә мөнәсәбәте безне аеруча куандыра. Сез авылдагы иң хөрмәтле,дәрәҗәле "Шәкертләр" нәселен лаеклы дәвам итәсез. "Бу кушамат Түнтәр мәдрәсәсенең беренче шәкерте - бабам Зыятдиннан килә", - дисез. Әбиегез Миңлекамал тирән белемле авыл абыстае була. Энекәшләрегез Рәис, Рашит районның алдынгы механизаторлары булдылар. Икесе дә бакыйлыкка күчкәнче, авылыбызда имам булып тордылар.
Төпле фикерегез белән һәрвакыт аларның остазы, киңәшчесе булдыгыз. Киң карашлы, дини,дөньяви белемнәрне дә күп белүче, алга карап яшәүче "заманча" әби буларак та Сезбезгә бик кадерле. Тирән эчтәлекле, уйланырга мәҗбүр итә торган шигырьләрегез белән дә куандырасыз. "Нурлы мәчет", "Хуш , бәхил бул манара", "Таралмасын авыллар" һ.б. шигырьләрегезгә тирән эчтәлек салынган һәм алар һәркем өчен гыйбрәтле, уйландыра торган. Барлык кылган яхшылыкларыгыз өчен Аллаһының Рәхмәтләре булсын! Укыган намазларыгызның, догаларыгызны, теләгән теләкләрегезнең кабул булуын телибез.
Шагыйрь әйткәнчә: "Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытларны табып булмыйдыр якут белән". Язмамны изге сүзләр белән тәмамлыйсым килә: Пәйгамбәребез с.г.с әйтте: "Иң яхшы кеше кемнең гомере озын, гамәле яхшысыдыр. Иң начар кеше кемнең гомере озын гамәле начарыдыр".

Солтан Ибраһим улы.
Смәел мәчете мөтәвәллияте исеменнән.
28 август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250