Биктәш авылында яшәүче әтиебез БОРИС ИВАНОВИЧ ПОТАПОВның 10 декабрьдә 60 яшьлек юбилее. Шулай ук әниебез ЛЮСЯ белән гомер итүләренә дә шушы көннәрдә 35 ел тула.
Кадерле әти-әни! Шушы бәйрәмнәрегез белән ихлас йөрәктән котлыйбыз. Киләчәктә сезгә бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, бәхетле, озын гомер итүегезне телибез. Гел шулай көчле рухлы, ярдәмчел булып тигезлектә яшәргә язсын.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әти, әни, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Эльвира, Евгений-Гөлгенә, оныгыгыз Зәринә, кодагыегыз.
Фото: http://www.nikol-buket.com/tx/buket.php
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев