Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтиебез ИЛШАТ НӘКЫЙП улы НӘҖИПОВның 26 февральдә 50 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче кадерле кешебез - әтиебез ИЛШАТ НӘКЫЙП улы НӘҖИПОВның 26 февральдә 50 яшьлек юбилее.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сиңа омернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Киләчәктә дә балаларыңның, кардәш туганнарыңның мәрхәмәтлелеген, ихтирамын тоеп, әниебез белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Бүген синең юбилеең, әти!
Илле яшең - Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит,
Безне уйлап типкән йөрәгең.

Иң изге теләкләр белән әбиебез Гөлфәния, әниебез Сәвия, улың Ришат, киленең Гөлнара, кызың Гүзәл.
Фото:libnadvirna

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250