Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Яңа елларда да бергә булыйк, бердәм булыйк!

Тукаебыз әйткәнчә, «мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган» 2019 ел узып бара. Һәр кеше тормышындагы вакыйгаларга үрелеп, ил-көнебез, халкыбыз өчен дә әһәмиятле булган истәлекләре белән бу ел тарихта кала.

2019 елда редакция коллективы «Хезмәт»ебезне барлык укучыларыбыз да яратып укырлык иҗади да, кызыклы да итү өчен зур тырышлык куйды. Тормышныӊ үзе турында, олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз, гади хезмәт кешеләре, шәхси эшмәкәрләр, язмыш сынауларына бирешмичә, тирә-юньдәгеләрне сокландырып яшәүче көчле райондашларыбыз, авылларыбызның алтын баганасы булырлык яшьләребез турында янә язарга тырыштык. Һәр язмабызга диярлек кайтавазлар кабул итүебез укучыларыбызның барлыгын күрсәтә. Рәхмәт Сезгә, тугры укучыларыбыз! Шатлык-борчуларны бүлешеп яшәвегез, уртак “Хезмәт”ебезне үз иткәнегез өчен рәхмәт! Яңа елларда да бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау

2
X