Хезмәт

Балтач районы

Котлыйбыз

Якын туганыбыз ЛӘЙСӘН ГАБИДУЛЛА кызы ЙОСЫПОВА 16 март көнне гомеренең күркәм мизгеле — 35 яшьлек юбилей таңын каршылый.

Яңгул авылында яшәүче якын туганыбыз ЛӘЙСӘН ГАБИДУЛЛА кызы ЙОСЫПОВА 16 март көнне гомеренең күркәм мизгеле - 35 яшьлек юбилей таңын каршылый.

Кадерлебез - Ләйсән! Сине күркәм юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, бәхет-шатлыклар телибез. Әле тагын озак еллар тормыш иптәшең Рифат белән тигезлектә, муллыкта, газиз балагызның игелеген күреп, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Син тормышта һәрчак ярдәмчел, алтын куллы, сабыр холыклы, киң күңелле, туганчыл һәм үрнәк. Киләчәктә дә шулай гел сердәш һәм якын булып, матур итеп, муллыкта яшәргә язсын.
Март аенда кышның биле сына,
Мулрак түгә кояш яктысын.
Бар табигать сине котлый сыман,
Кешелекнең гүзәл яртысын.
Кыр юлларын әле карлар каплый,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, кыз туганым,
Котлы булсын гомер бәйрәмең.
Сине яратып, ихластан иң изге теләкләребезне юллап Гыйльмуллинар һәм Шакировлар гайләләре.
Фото: http://iledebeaute.ru/forum/birthdays/144116/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250