Югары Шубан авылында яшәүче ШӘФКАТЬ ГАПТЕРӘҮФ улы ГАТАУЛЛИНның 18 апрельдә 50 яшьлек юбилее.
Җизни, сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез, якты көннәр телибез. Балаларыңның игелекләрен күреп, яраткан оныкларыңны сөеп, тормыш иптәшең - апам Резида белән тигезлектә яшәргә язсын.
50 яшь ул әллә ни түгел,
Тырыш, әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән,
Бергә-бергә гомер итәргә.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Илнар-Гөлчәчәк, Илсия, Мәликә.
Фото: chitalnya
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев