Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Минзәлә егете «Син супер!» тапшыруында Россия артистларын таң калдырды

Якшәмбе көнне НТВ каналында «Син супер!» тапшыруының 4 нче сезоны узды. Телешоуда Минзәләдән Данила Новиков чыгыш ясап, ярымфиналга үтте.

Әнисе үлгән, әтисенә кирәк булмаган Данила Новиков тапшыруга биргән интервьюсында әти кеше янәшә булырга тиеш, дип ассызыклады. Ә малайның үзенә исә әтисе кирәк түгел, аны әбисе тәрбияли. Малай аңа (әбисенә) автомобиль бүләк итәргә тели.

Данила вокал белән беренче сыйныфтан ук мәктәп түгәрәгендә шөгыльләнә, ике ел элек вокал һәм баян классы буенча музыка мәктәбенә укырга кергән. Киләчәктә ул профессиональ артист булырга хыяллана.

Инде Данила Игорь Крутой җитәкчелегендәге «Добрая волна» фестивалендә ике тапкыр чыгыш ясаган һәм ике тапкыр да төрле номинацияләрдә җиңү яулаган. Әмма җиңү аның максаты булып тормый. Малай башкаларның ничек чыгыш ясавын карарга, яңалыклар күреп белергә һәм яңа дуслар табарга теләвен әйтә.

«Һәм иң мөһиме, мине бөтен ил күрсен өчен, булдыра алганымны башкаларга да күрсәтергә», - дип уртаклаша Данила Новиков.

«Ты супер!» проекты эшләү дәверендә шоу яшь йолдызларга үз вокаль талантларын ачарга һәм профессиональ музыка карьерасында беренче адымнарын ясарга ярдәм итте. Кайбер катнашучылар үз хыялларын тормышка ашырдылар һәм, ниһаять, ата-аналы булдылар. Проектның беренче ике сезонында Россия һәм БДБ илләре, Балтиядән - Әрмәнстан, Әзербайҗан, Белоруссия, Казахстан, Латвия, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, Эстония һәм Көньяк Осетия, шулай ук, Германия һәм Сириядән балалар катнашты.

«Ты супер!» халыкара вокаль тамашасында катнашучыларның барысы да катлаулы язмышлы балалар, тормыш сынауларына карамастан, якты киләчәккә өметләнеп хыялланырга батырчылык итеп, үз тормышларын үзгәртә алдылар. Шуңа күрә проект сәхнәсенә чыгу - ул чираттагы чыгыш ясау гына түгел, ә яшь йолдызларның тулы бер тарихларын күздә тоткан зур вакыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: син супер ты супер минзәлә нтв тапшыру