"Йөзек кашлары" - Арбор авылы китапханәсендә оешкан өлкәннәр клубы нәкъ менә шулай дип атала. Әлеге ханымнар, апалар, әбиләрнең һәркайсы үз гаиләсенең йөзек кашы.
Атнаның бер көнендә китапханәгә җыелып, элеккечә кич утыралар алар. Ризык пешерергә осталары чәй тәм-томнары алып килеп, рәхәтләнеп чәй эчәләр. Китапханәгә килгән газета-журналлар, яңа китаплар белән танышалар, аларны кычкырып укыйлар, фикерләшәләр. Куллары да тик тормый - берәү бәйли, икенчесе чигә. Шундый өлкәннәргә карап, ничек сокланмый каласың?!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев