Мәдәният

Балтач мәдәният үзәгендә егетләрне Армия сафларына озату кичәсе булды

15 нче апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә «Ышанычлы куллар - илгә терәк…» исем астында егетләрне Армия сафларына озату кичәсе булды.

Залда Армия сафларына хезмәт итәргә китәсе егетләр, аларның әти-әниләре, югары сыйныф укучылары җыйналган иде. Кичә матур җырлар биюләр белән үрелеп барды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров, районыбызның хәрби комиссары Илфат Нуриман улы, Әфганчылар советы рәисе, запастагы майор Фәрит Гәбрәкыйп улы егетләргә үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен, теләкләрен җиткерделәр.
Әлеге кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәм.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев