«Балтач» ял паркында «Яшьләр көне» уңаеннан зур бәйрәм булачак
Мәдәният

«Балтач» ял паркында «Яшьләр көне» уңаеннан зур бәйрәм булачак

Район башкарма комитеты хәбәр итә! 7 июльдә «Яшьләр көне» уңаеннан кичке сәгатьләрдә үткәрелә торган бәйрәм, «Сабантуй» ял һәм спорт паркында ремонт эшләре бару сәбәпле, бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркына күчерелә.

Бәйрәмдә «Коляскалар парады», «Буялар белән атышу» кебек үзенчәлекле конкурслар, берсеннән-берсе мавыктыргыч бәйгеләр, кызыклы уеннар һәм концерт программасы булачак.
Бәйрәмнең махсус кунагы Мөнир Рахмаев булыр дип көтелә.
Яшьләр бәйрәме 7 июль көнне, 19.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Чыганак: baltasi_official

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев