Балтач үзәк балалар китапханәсенә яңа китаплар
Мәдәният

Балтач үзәк балалар китапханәсенә яңа китаплар

Балтач үзәк балалар китапханәсенә төрле яшьтәге китап укучыларыбызны сөендереп, һәр баланың һәм аларның әти-әниләренең күңелләренә хуш килерлек итеп бизәлгән, зур шрифтлы яңа китаплар кайтты.

"Нәниләрне дөньяны танып-белергә өйрәтүче "Уйный-уйный өйрәнәм" сериясенә кергән "Әвәләп ясыйбыз", "Ярый-ярамый", "Беренче җөмләләрем", "Рәсем ясыйм", "Бер-күп зур-кечкенә форма" китаплары, татар һәм рус язучылары әсәрләре, чит ил язучыларының татарчага тәрҗемәсе һәм башка китаплар балаларны мавыктыргыч әдәбият дөньясына алып керә.

Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Китапханәбезгә рәхим итегез, яңа китаплар сезне көтә!", дип хәбәр итәләр үзәк балалар китапханәсеннән.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев